Татарстан президенты Кукмара районында да булды. Социаль ипотекага төзелгән яңа торак йортны карады, күп балалы гаиләне өй туе белән котлады. Икмәк-күмәч пешерү предприятисен карады. Район Советы утырышында катнашты. Узган елгы эшкә йомгак ясадылар. Район Татарстанда гына түгел, ә Россия күләмендә алдынгылар сафында. Тулаем продукт җитештерү һәм төзелеш буенча — җиденче, сәнәгать җитештерүендә – бишенче, авыл хуҗалыгында – дүртенче урында. Сөт җитештерүдә рекордлы күрсәткечкә ирешкән — тәүлекә 300 тонна сөт сауган өчен Рөстәм Миңнеханов районга республика алдындагы казанышлары өчен орденын тапшырды.