Республика президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннарына федераль түләүләрдән тыш, Татарстан да ярдәм күрсәтесен Балтач районына сәфәре вакытында белдерде. Сугыш ветераннарына 25 мең, тыл хезмәтчәннәренә һәм ветераннарның тол хатыннарына 5әр мең сум күләмендә өстәмә түләнәчәк.
Президент России Владимир Путин выделяет участникам войны по 75 тысяч рублей, наша республика в дополнении к этому еще по 25 тысяч рублей. Так что к столетию республики вы получите по 100 тысяч рублей.
Фронтовик Гарифҗан Галиев Җиңү бәйрәменә багышланган төп яңалыкны президентның үзеннән ишетте. Радист булып хезмәт иткән ветеран япон сугышында яралана. Ветераннарга Федераль түләүләрдән тыш, Татарстан да үз бүләкләрен әзерли. Бу хакта президент Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, концлагерьларда әсирлектә булган тоткыннарга һәм Ленинград камалышында яшәүче билгесе белән бүләкләнүчеләргә 25 әр мең сум түләнәчәк. Ә тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары федераль түләүләргә өстәмә итеп 5 әр мең сум алачак. Шулай итеп, сугышта катнашучыларга барлыгы 100 мең сум биреләчәк.Өстәмә түләүләр Татарстанда 34 мең кешегә бирелә.
Алар арасында Чепья авылының Халыклар дуслыгы музее директоры да бар. Рөстәм Миңнеханов музейга тагын бер экспонат – гөслә бүләк итте. Ә Балтач халкы президентның үзен мичтә яңа пешеп чыккан күмәч, пәрәмәч белән сыйларга ашыкты. Район мәдәният йортында узган елгы эшкә бергәләп йомгак ясадылар. Җирле җитештерүчеләр товарларыннан күргәзмә дә оештырылган иде. Балтачлыларның казанышлары белән район башлыгы таныштырды. Былтыр 2018 нче ел белән чагыштырганда үсеш 113 процентка җиткән. Барлык тармакта – авыл хуҗалыгында, урта һәм кече бизнеста, капиталь төзелештә, мәдәнияттә һәм спортта уңышлар бар. Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларны үтәүгә аеруча җаваплылык белән карарга чакырды.
Президент йомгаклау чыгышында барысын да быел билгеләп үтеләчәк Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Ә атказанган фронтовик Гарифҗан Галиевкә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап чыгарылган беренче медальне тапшырды. Зал ветеранны аягүрә басып алкышлады.
Инна Данилова, Владимир Юрков.