Танылган сәүдәгәр Стахеевларның 19 гасырдагы утарын ничек итеп саклап калырга? Кызыл Чишмә бистәсендәге әлеге обьектның язмышы өчен борчылалар. Бу уңайдан беренче җәмәгать тыңлаулары да узды. Бер гасыр ярым элек Чулман елгасы яры әнә шундый булган. Яр буенда төрле корылмалар күренә. Ә менә монысы сәүдәгәр Стахеевларның дача йорты. Безнең көннәргә кадәр бер генә утар сакланып калган. Анда Иван Стахеевның кызы Александра ире полковник Василий Чикин белән яшәгән. Хәзер утар ташландык хәлдә. Шәһәр, район активистларының максаты — тарихи корылманың элеккеге рәвешен кайтару. Без обьектның барлык кшеләр өчен дә кызыклы булуын теләр идек.Ул бистәдә яшәүчеләрдә, шулай ук ук читтән килгән кунаклар, туристларда кызыксыну уятырлык булсын. Түбән Кама районы Мәдәният и дарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбарәкшина: » Стахеевлар утары мәдәни мирасны саклау программасына кергән. Иске бинага ничек итеп яңа сулыш өрергә – әлегә белмиләр. Башта Түбән Кама районында яшәүчеләрнең фикерләрен тыңларга булганнар. » Музейның бер өлеше Стахеевлар тарихын чагылдырырга тиеш. Безнен бистә шушы фамилиягә бәйләнгән. Ул зур мәдәни-туристик үзәк булачак.
Гөлия Галимова: » Күпләр музей тарихи артефактларны саклау урыны дип карарга күнеккән. Анда заманча интерактив экспозицияләрне дә күрү шәп булыр иде. Алар тарихны заман күзлегеннән чыгып бәяләү мөмкинлеген бирә. «
Илназ Баймөхәммәтов : «777 квадрат метрлы мәйданда эш җәелдереләчәк. Реставраторлар алдында колачлы эшләр тора. Тик эшкә кайчан керешәчәкләре әлегә билгесез. Реконструкциянең планын җентекләп әзерләргә кирәк.»
Айгөл Яблонская, Рафаэль Рәкыйпов.