Бу хакта спортның әлеге төре буенча узган семинарда әйтелде. Семинарны оештыручылар, хөкемдарлар, тренерлар үз фикерләрен белдерде.
Әле кар һәм боз эреп бетәргә шактый вакыт бар. Ә менә җилкән спорты буенча яңа сезонга әзерлек башланды инде. Җилкән спорты буенча йөздән артык хөкемдар, тренер Казанга җыелды. Аларның фикеренчә, Татарстан ярышлар уздыру өчен иң яхшы төбәкләрнең берсе. Инфраструктура көчле үскән, Идел, Казансу һәм Чулман елгалары акваториясе җилкән спорты өчен бик уңайлы урын.
Җилкән спорты буенча Бөтенроссия Федерациясе хөкемдарлары коллегиясе рәисе Анна Деянова : » Үзенчәлекле, уңайлы акватория. Монда өлкәннәр һәм балалар арасында күп ярышлар уздырырга була. Татарстанның җилкән спорты федерациясенең ярышларны оештыруга мөнәсәбәте үрнәк булып тора. Республика җитәкчлеге дә шундый башлангычларны яклый, ул семинар барышында да күренә.»
Быел республиканың җилкән спорты федерациясе шулай ук югары уку йортлары арасында ярышлар уздырырга җыена. Регатларда узышу ярышларының кайберләре Казанда үтәчәк. Алар кызыклы узар дип өметләнәләр. Студентлар теоретик курсларда шөгыльләнәләр, сезон ачылуын көтәләр. Яшь армиячеләр дә көчләрен сынарга җыена.
74 гимназия укучысы Карина Мухтазина: «Яшь армиячеләр иҗтитмагый хәрәкәт ул, аның әгьзалары төрле спорт ярышларында катнаша, без җилкән спортында көчебезне сынап карарга булдык.«
Артём Фәхретдинов, Ирек Хәмидуллин.