Без күп нәрсәгә ирештек, — диде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика икьтисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә. Шулай да ирешелгән үрдә тукталып калырга ярамый. Кимчелекләрне бетерү өстендә эшләргә кирәк. Кече һәм урта бизнесны яклау өчен районнарда тиешле инфраструктура булдыру зарур. Аларның тулы күәтләренә эшләүләренә ирешү мөһим. Әйтик, Актаныш сәнәгать паркы әлегә сигез, Яңа Чишмә районында 21 процент күәтенә генә эшли. Сәнәгать мәйданчыклары бөтенләй булдырылмган районнар да бар әле. Татарстанда федераль электрон сәүдә мәйданчыгы да тулысынча файдаланылмый. Утырышта инновацион үсеш өлкәсендәге эш йомгаклары да тәнкыйтьләнде. Рөстәм Миңнеханов уйлап табу өлкәсендә Татарстандагы югары уку йортлары эшчәнлегенә дә анализ ясарга чакырды.
Без беркайчан да үзебезнең эштән канәгать булырга тиеш түгел. Бер процент үсеш нәрсә инде ул? Ил башлыгы, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин куйган максатлар һәм бурычлар башкачарак. Без ничек итеп кимендә 5 процент үсешкә ирешербез — моңа җавап ишетелмәде. Ә бу иң мөһиме бит.