Гомер-гомергә – гел бергә. Чираттагы язмабыз геройлары Тукай районының Биклән авылында яшәүче Галиябикә һәм Миңнеәхмәт Гайсиннар гаиләсе турында. Аларның нихаклашып бергә яши башлауларына 70 ел.
Мәхәббәт юлы безне Тукай районының Биклән авылына алып килде. Гайсиннарның кавышуларына 70 ел вакыт узып та киткән. Үзләре барысын да бүгенгедәй хәтерлиләр. Миңнеәхмәт ага Бөек Ватан сугышы ветераны, Берлинга кадәр барып җиткән. Сугыштан соң туган авылына кайтып, шофер булып эшли башлый. Ул чакта Галиябикәгә 20 яшь кенә була әле. Авыл клубында танышалар. Үзләре әйтмешли, беренче караштан ук бер-берсенә гашыйк булалар. Шул көннән башлап ике йөрәк бер булып тибә башлый. Алар очрашуларны озын-озакка сузмыйлар, бер елдан соң никах укыталар. Миңнеәхмәт үз куллары белән яңа йорт сала, шунда күченеп яши башлыйлар. Әле дә шушы йортта гомер кичерәләр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бар гомерләрен туган авылларында эшләп, лаеклы ялга чыгалар.
«Мин эшләдем дә ашадым да дигән кебек. Кырык ел водитель булып йөрдем .— Мин колхозда, яшелчәдэ, кайда кушсалар шунда эшләдем. Отказ бирмәдем – эшләдем. Эшләмәсәң бит яшәргә кирәк. Өйдэ утырып булмый.»
Тормыш авырлыкларын, сынауларны да бергә кичерәләр. Көтмәгәндә гаиләгә кара кайгы килә. Каты авырып, кече уллары бакыйлыкка күчә. Тирән кайгы гаиләне тагын да берләштерә. Балалары, оныкларына да акыллы киңәшләрен бирәләр, яшәү матурлыгына сөенергә өндиләр.
“Балаларына әйбәт булсыннар. Шул инде. Без аллага шөкер үзебез тату тордык. Яшибез аллага шөкер, бик тату бабай белэн хәзер дә яшибез»
Миңнеәхмәт бабай яшьлектәге шаянлыгын югалтмаган. Шуңа күрә дә алар озын гомерле, диләр балалары.
Внучка Эльвина Фәйзуллина:«Он шутит и по сей день. Много шутит и поэтому мне кажется, они живут и по сей день так долго. Я никогда не слышала от них никаких ссор. Они нам пример во всем. И каждые праздники мы собираемся тут. Особенно 9 мая. Собираемся поздравлять. Это как традиция уже. Мы не созваниваемся, просто приезжаем и собираемся вместе. Это прикольно. Хотелось бы сохранить эту традицию»
«Мин аларны белгәннэн бирле, аларның бер—бересенә кычкырышып йөргәннәре юк. Без өч бала үстек. Берсен—берсе хөрмәт итеп, бер-берсен яратып яшәделәр, Безне дә шулай яшәргә өйрәттеләр. Әни безнең бик пөхтә, читса.
70 ел гомер бер мизгел кебек үтеп киткән. Хәзер Миңнеәхмәт бабайга 95, Галиябикә әбигә 92 яшь. Бердәм зур гаиләдә барысы бергә еш җыела. Бәхетле парларның киләчәге дә иминлектә, тынычлыкта узсын.
Гүзәл Зайнакова.