“Үз якташың өчен тавыш бир.”ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган проект дәвам итә. Республика үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне ачыклыйлар. Тавыш бирүдә һәркем катнаша ала. Исемлектә 45 кандидат, алар төрле районнарда туып-үскән атаклы кешеләр – язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, галимнәр, рәссамнар, спортчылар. Зәй районында якташлары, чаңгы спорты буенча Олимпия чемпионы Федор Симашев өчен тавыш бирергә чакыралар.
Федор Симашев 1945 елның 13 мартында Зәй районының Югары Баграж авылында туган, балачактан чаңгы спорты белән мавыга. 1972 елда Япониянең Саппаро шәһәрендә узган кышкы Олимпиадада команда составында алтын медаль яулады. Зур спорттан киткәч, Мәскәүдә “Динамо” командасында өлкән тренер булып эшли. Чаңгы спортчыларын әзерләүдәге казанышлары өчен Почет билгесе ордены, медальләр белән бүләкләнә.
90 нчы еллар башында туган ягы Зәйгә кайтып төпләнә. Ялта Зәй чаңгы трассасын төзү башлангычы белән чыга. Зәйдән берничә чакрым ераклыкта гына Изге тау дигән чаңгы үзәге барлыкка килә. Бөек спортчы хөрмәтенә 6 ел элек Зәйдә Федор Симашевның музее ачыла. Ул Олимпия чемпионының туган авылы мәктәбендә урнашкан. Экспонатлар арасында туган йортыннан җиһазлар, шәхси әйберләре – чаңгы ярышларыннан күпсанлы фотосүрәтләр, медальләре, китаплары, спорт киемнәре, чаңгыларына кадәр бар. Елена Вяльбе, Николай Зимятов кебек Олимпия чемпионнарының истәлек язмалары аерым урын алып тора.Федар Симашев туып-үскән йорт әле дә саклана. Биредә чемпионның балачагы үткән, чаңгыда беренче адымнарын ясаган.
Радий Харитонов: «Якташыбыз туып-үскән йорт безгә кадерле. Ул шуннан 1 сыйныфка укырга барган, чаңгыда йөрергә өйрәнгән, осталыгын чарлаган. Олимпия чемпионы булгач та туган нигезен беркайчан да онытмады, гел кайтып йөрде, әнисенең хәлен белешеп торды, авылдашлары белән аралашты. Сәләтле балаларны җыеп, чаңгычылар команадасы оештырды. Балаларны осталыкка өйрәтте.»
Чемпионның туган йортына истәлек тактасы куелды. Ә мәктәп ишегалдында стелла ясалды. Анда шушы мәктәптә СССРның атказанган спорт мастеры, Олимпия чемпионы Федор Симашов укыды дигән сүзләр язылган. Олимпия чемпионы өчен республиканың күренекле шәхесләре өчен тавыш бирүдә әлегә иң күп тавыш җыйган. Үз тавышыңны ТАССР төзелүнең 100 елыгына багышланан сайтта бирергә мөмкин.
Елена Маврина, Юлия Казамарова .