Бүген Лаештан 6 километр ераклыкта 3 пассажиры белән вертолет мәтәлеп төште. Вертолет Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинныкы. Һәлакәт нәтиҗәсендә ул һәлак булган, авыр җәрәхәтләнгән ике кешене хастаханәгә китергәннәр. Моны Госдумы спикеры Вячеслав Володин раслады. Һәлакәт урынында барлык төр гадәттән тыш хезмәтләр эшли.