Демография илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатында, Россия төбәкләренең спорт белгечләре белемнәрен арттыру өчен Казанга җыелды.
Фахретдинов, Хамидуллин : «Башкалабызның гимнастика спорт төрләре үзәгенә илнең тугыз төбәгеннән тренерлар һәм физик тәрбия укытучылары җыелды. Алар һөнәри осталыкларын арттыралар, белемнәрен камилләштерәләр».
Физкультура укытучысы, Губаха шәһәре, Пермь өлкәсе Вячеслав Жабин: «Белем дәрәҗәсен арттыру өчен килдем, гел үсештә булырга тиешбез.
Белгечләр теоретик курсларда тыңлаулар үтүдән тыш, үзләре дә физик күнегүләр ясыйлар, гимнастика элементларын үзләштерәләр. Белемнәрен үзләрендә практикада кулланачаклар.»
Гимнастика теориясе һәм методикасы кафедрасы доценты Леонид Лопатин» «Гимнастика сәламәтлек өчен файдалы булган күп кенә күнегүләрне үз эченә ала. Зур спортта физик яктан көчле спортчыларны тәрбияләүне күздә тота. Ә менә башлангыч этабы һәркем өчен дә мөһим. Гимнастиканың файдалы булуын исәпкә алып, күпләр аның белән шөгыльләнә, төрле күнегүләрне ясыйлар.»
Беренче төркемдә 145 кеше укый. Шуларның 45е республика районнарыннан килгән. Проектны Идел буе Дәүләт физик культура, спорт һәм туризм Академиясе гамәлгә ашыра. Бу Демография илкүләм проектының “Спорт- яшәү нормасы” федераль программасы нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Курслар тәмамлангач, тыңлаучылар сертификатлар һәм дипломнар алачак. Аларга шулай ук үзләре сайлап алган спорт төре буенча тренер квалификациясе дә биреләчәк.
Артём Фәхретдинов, Ирек Хамидуллин