Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләү һәр ветеранга 75 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә 50 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга гадәттә бер тапкыр бирелә торган түләүләр ветераннарга 10 мең сум һәм тыл хезмәтчәннәренә 5 мең сум иде. Быел җиңүнең 75 еллыгы, шуңа күрә бу сан белән бәйле ярдәм күрсәтелә.