Язучылар берлеге идарәсе күпчелек тавыш белән Рауль Мир-Хәйдәров, Факил Сафин, Фәүзия Бәйрәмова, Лирон Хәмидуллин һәм Галимҗан Гыйльманов кандидатураларын үткәргән.
Идарәдә барлыгы 15 кандидатура каралган. Арада Марат Әмирханов, Әхәт Гаффар, Илсөяр Иксанова, Рәфкать Кәрами, Рашат Низами, Фәрит Яхин, Ленар Шәех һәм башкалар да булган.
Хәзерге вакытта Берлек җитәкчелеге Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясенә әлеге язучыларның документларын әзерли.
Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә 15 февральгә кадәр документлар кабул ителә.