Татарстан президенты башлангычы белән “Безнең ишегалды” программасын үтәүгә әзерлек бара. Әлеге программа республикадагы ике миллион биш йөз мең кешенең тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Президент ярдәмчесе Наталия Фишман белән республиканың төзелеш министры Фәрит Хәнифов Бөтенхалык проектының ничек гамәлгә ашырылачагы турында сөйләделәр.
Халык белән очрашу урыны итеп башкалабызның “Ак чәчәкләр” скверы очраклы гына сайланмаган. Ул шәһәр халкының яратып йөри торган урыны. Киләчәктә ишегалларында нинди комплекслы үзгәрешләр булачак? Һәркемне шушы мәсьәлә кызыксындырды. Республика президенты инициативасы белән башланып киткән “Безнен ишегалды” программасы ике миллион биш йөз кеше яшәгән территорияне төзекләндерүне күздә тота. Моңа 50 миллиард сум акча тотылачак.
Төзекләндерү эшләре 2014 нче елга кадәр төзелгән әнә шундый ишелларыннан башланып китәчәк. Һәр ишегалдының үз эскизы булачак, аларны халыкка апрель ае җитәрәк тәкьдим итәчәкләр.
Салават Күпере комплексында да күп кенә уңайлыклар тудырылган. Алар башка микрорайоннар төзелешендә үрнәк булып тора.
Инна Данилова, Дамир Мөхәммәтханов.