Хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт” төркеме урыннарда Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл ветераннары белән очрашулар үткәрәчәк. Республикада 458 ветеран исән. Хатын-кыз депутатлар һәр районда Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызларның каһарманлыгына һәм батырлыгына багышланган чаралар оештырачак. Максатлары – сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең хәтирәләрен барлау, гыйбрәтле тарих сәхифәләрен яшь буынга да җиткерү.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының берсе дә игътибардан читтә калмаска тиеш. Шуның өчен бу эшкә актив кушылырга кирәк. Ветераннар турында зур кайгыртучанлык күрсәтик, социаль планда да аларга булышыйк. Сәламәтлекләрен саклау өлкәсендә ярдәм итик, шулай ук кешеләрчә аларның күңелләрен күрик.