Киләсе ял көннәрендә автомобиль узышларын карарга яратучыларны кызыклы тамаша көтә. 8 нче 9 нчы февральдә Биектау районы Усад спорт комплексында җиңел автомобильләрдә узышу осталарының ярышы узачак. Әлеге ярышларны республика автомобиль спорты Федерациясе үткәрә.