Чүпрәле районыннан Ринат Айзятов берничә ел шәһәрдә заводта эшләгәннән соң, гаиләсе белән авылга кайтып төпләнгән. Үз фермер хуҗалыгын оештырып, эшен башлап җибәргән. Киләчәк максаты – авылда фермерлык хәрәкәтен тагын да үстерү.
Ринат шәһәрдә белем алган, ике ел заводта эшләгән. Ике ел элек авылга кайтып, үз фермер хуҗалыгын оештырырга ниятләгән. Җирне арендага алган, хәзер гаилә карамагында 150 гектар җир исәпләнә.
2 ферма, 90 баш мөгезле эре терлек. Токымлы үгезләр асрый. Бу әле зур эшләрнең башы гына, Ринат гел эзләнә, тәҗрибәле фермерлардан өйрәнә. Киләчәк планнарында арендага тагын җир алып, үзенең җиләк-җимеш, яшелчә хуҗалыгын да булдырырга хыяллана.
Тагын җир аласы иде. Җиләк, яшелчә үстереп карыйсы килә. Янәшәдә генә сулык бар, буа буып, җиләк, яшелчә үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек.
Хатыны Алсу барлык башлангычларны да яклый. Фермерлык хуҗалыгын киңәйтү өчен белемен арттыра. Бер үк вакытта иренә дә булыша, йорт тирәсен дә карый. Әти-әниләре дә – аларның зур терәкләре.
Эшне башлап җибәргәч, ярты юлда калдырасы килми. Әти-әни дә булышып, канатландырып торалар. Тырышырга, эшләргә кирәк, әле без яшьләр, тормышны яңа башлап кына җибәрдек бит.
Әлегә яшь фермерларның проблемасы юк. Дәүләт һәм җирле хакимият булыша. Иң мөһиме – барган юлда тукталып калмаска, кыенлыкларны бергәләп җиңәргә кирәк.
Артём Фәхретдинов, Ринат Сәхибгәрәев.