Популяр артист Элвин Грей үзенең рәсми битендә, Казанның УНИКС концертлар залында узган концерттан соң, җырчы Иркәнең машинасын җимерү турында хәбәр итә. Иркәнең зыян күргән автомобиль фотосын да үз постына урнаштыра.
Җырчы зыян күргән машинасына икенче көнне иртән тап була, машинаның йөртүче ягындагы пыяласы ватылган. Җырчының машинасына бу инде беренче генә зыян салулары түгел. Көз көне тәгәрмәчләрен тишкән булганнар.